Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Айзат Габидуллин: «Инглиз теленең кирәклеген аңладым»

Айзат Габидуллин, Олы Әтнә урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлый.

Бар яктан да актив ул. Спорт белән шөгыльләнә, үзен театр сәнгатендә дә свнан караган  кеше Айзат. Айзат республика гына түгел, Бөҗенроссия олимпидасында инглиз теленнән җиңү яулады.
Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Саимә Сабирова белән сөйләшәбез. Үз һөнәре турында янып-көеп сөйләгән вакытта аңа: «Яшьләрне элекке, хәзерге, дип чагыштырырга яратабыз. Хәзерге яшьләргә белем бирү кыенмы», - дип сораган идем берьюлы. Ә ул исә: "Һәр чорның үзенчәлеге төрле. Әмма бүгенге яшьләрне мин хөрмәт итәм. Аларның үз фикерләре бар һәм алар белемле дә. Хәзер элекке кебек кызыл ручкага баткан дәфтәрләр юк, чөнки яшьләр интернетта утыра, шуңадамы хатасызрак язалар", - дигән иде. Әлеге фикерне искә алуым юкка гына түгел. Чөнки "Безнең яшьләр" сәхифәсенең кунагы, нәкъ менә Саимә Әхәтовна әйткәндәй, белемле, тырыш, тынгысыз, үз фикерле егет -
Айзат Габидуллин.

Айзат - Олы Әтнә авылы егете. Кечкенәдән үземә таныш, аның каратэ белән шөгыльләнүен дә, Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивалендә Олы Әтнә урта мәктәбе коллективы сәхнәләштергән "Хәят" спектаклендә катнашуын да яхшы хәтерлим. Күптән түгел, инглиз- теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан командасы составында чыгыш ясап кайтты. Нәтиҗәләре куанычлы. Ай- затбелән ирешелгән уңышлары, хыяллары турында сөйләшәбез.

- Айзат, егетләр күбрәк техник фәннәргә тартылалар, син гуманитар юнәлешне сайлагансың диимме соң? Инглиз теленә игътибар кайчан башланды?
- Үземне гуманитар юнәлешле дип берничек тә әйтә алмыйм. Алай дип әйтү, дөрес тә булмас. 9 сыйныфта мин сайлап алу фәннәре буенча җәмгыять белеме белән, инглиз телен биргән идем. Хәзерге вакытта математика фәненә басым ясадым. Техник яктан да белемле, дияр идем үземне. Ә инглиз телен өйрәнү беләсезме кайчан башланды, 9 сыйныфтан соң. Үземнең 11 сыйныфка укырга каласымны белә идем. Һәм кая укырга керергә дигән сорау килеп тугач, үземнең күңелгә якын югары уку йорты сайтларын ачып карадым. Ә анда кайсы юнәлешне генә карасаң да, инглиз теле кирәклеге ачыкланды. Ә мин инглиз телен ул кадәр үк яхшы белмим. Шуны аңладым, димәк, инглиз телен өйрәнергә кирәк. Интернеттан төрле видеолар карый башладым, грамматикасын өйрәндем. Бер елга якын инглиз телен ныгытып өйрәндем. Һәркөн инглиз теленнән видео карауны һәм нидер укып алуны гадәти хәлгә керттем.
Инглиз теленнән олимпиадага катнашу турында уйлап караганым да юк иде.

 Җыелма командага аерым тукталыйк әле. Инглиз теленнән катнашучы егетләрнең берсе син икәнне беләбез. Үзебезнең Әтнә егете, горурланабыз. Ә башка районнардан да катнашучылар бар идеме?
- Безнең Татарстан җыелма командасыннан бер кеше - Яр Чаллы, 32 кеше Казан шәһәреннән һәм мин - Әтнәдән.
- Матур яңгырый, әйеме - Әтнәдән.
- Әйе (тыйнак кына елмая).

- Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, Бердам дәүләт имтиханиарын уңышлы тапшырган, кая укырга керергә икәнлеге билгеледер инде? –

-Әйе, Мәскәүдәге югары уку йортына укырга керергә җыенам.

-- Нинди юнәлешне сайларга уйлыйсың?
- Экономика.

- Еракка китү куркытмыймы?
- Юк, куркытмый. Аллаһка шөкер, әнием миңа үз иркемдә сайлау мөмкинлеге бирде. Хыялларыма каршы килми.
- Айзат киләчәктә дә бары тик уңышлар гына телим үзеңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев