Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Әтнәләр оста йөзә

Районыбызда спортның күп төрләре белән шөгыльләнүчеләр бар һәм алар шактый. Шахмат, волейбол, татарча көрәш буенча ирешелгән уңышлар хакында район матбугатында гына түгел, республика күләмендә күп сөйләнде, язылды. Бу урында шуны да ассызыклап әйтү кирәктер: бу спорт төрләре өчен махсус корылмалар булдыру, шартлар тудыру әллә ни мөһим түгелдер. Ни өчен болай диюемне хәзер аңларсыз.

2018 елның октябрендә Олы Әтнәдә бик матур бина — «Дулкын» йөзү бассейны ачылды. Әле генә кебек тоелса да, 5 ел узып та киткән икән. Шушы 5 елда суда йөзү дә, спорт төре буларак, районыбызда алга бара икән бит. 
«Суда йөзү өчен нинди шартлар кирәк булсын инде? Ашыт суына, елгаларга ни булган?» диючеләргә җавабым әзер. Инеш, елга суында коену белән йөзүнең (спорт төре буларак) мәгънәсе бер үк түгел! Чынлап йөзәргә өйрәнү өчен шартлары тудырылган бассейн да, теләге булганнарны өйрәтү өчен тренерлар да кирәк икән. Бәхеткә, алар бездә бар. 
Бүгенге көндә мәктәпкә кадәр яшьтәге һәм укучы балалар Эльмира Зарипова һәм Марат Гыйниятов җитәкчелегендә йөзү серләрен өйрәнәләр. Бик уңышлы өйрәнәләр дияргә тулы нигез бар.
Агымдагы елның 17-18 декабрендә Әтнәнең «Дулкын» йөзү бассейнында ярышлар булып узды. Әтнә командасыннан тыш, Биектау районы һәм Казан шәһәре командалары катнашты. Беренче көнне 2015 елгы һәм аннан кечерәкләр, икенче көнне 2014 елгылар һәм аннан олыраклар көч сынашты. Ярышлар биш төр буенча барды: брасс, кроль (йөзтүбән һәм чалкан ятып йөзү), баттерфляй, классик ластлар белән йөзү. Беренче көнне дистанция 25 м булса, икенче көнне ике тапкыр артык — 50 м. Безнең кызлар, егетләр баттерфляйдан кала, һәр ярышта да катнаштылар.
Ике көндә дә 200 дән артык кеше катнашты дию ярышның нинди темпта, ни дәрәҗәдә узганын кузалларга мөмкинлек бирәдер. Көндәшләрнең йөзү белән безнекеләргә караганда күбрәк шөгыльләнүен дә онытмаска кирәк. Шулай булса да, районыбызда йөзү белән шөгыльләнүче балаларның уңышлары сокланырлык булды. 
Кызлар һәм егетләр бу ярышларда 34 (!) призлы урынны яуладылар. Шуларның 9 ы — җиңү! Арада дүрт төрдә катнашып, барысында да җиңүгә ирешкән Галия Мөхәмәтҗанованы һәм өч төр буенча ярышып, барысында да җиңгән Фирүзә Сабированы аерым әйтеп узарга кирәктер. Шунысын да әйтеп узыйк: йөзү буенча ярышларда җиңүчеләр яшь категориясе буенча билгеләнә.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште. Спортчыларның (шулай дип атау һич ялгыш булмас) күбесенә яшүсмер (юношеский) спорт разрядлары бирелде. Барлык төрдә йөзүне санап, 12 — 2 яшүсмер разряды, 23 — 3 яшүсмер разряды бирелде. Арада 2, 3 төр буенча да разряд нормативларын үтәгән балалар бар. Бер кешегэ, брасс стилендә йөзеп, җиңүче булган Галия Мөхәмәтҗановага 1 яшүсмер разряды бирелде. Үзе катнашкан тагын өч төр буенча ул 2 яшүсмер разряды нормативларын үтәгән.
Чираттагы ярышлар 23-24 декабрь көнне Казан шәһәрендә, Шамил Тарпищев исемендәге теннис академиясендә узды. Беренче көнне 2015 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында узган ярышларда Сәйдә Гайнуллина ике тапкыр 2 урынны, Язгөл Кәримова ике тапкыр 3 урыннарны яуладылар.

Икенче көнне 2014 елгылар һәм аннан өлкәнрәкләр көч сынашты. Ярышлар өч төр буенча барды: кроль (ике төре дә) һәм брасс, Барысы 20 призлы урынны Әтнә егетләре, кызлары алды. Өч төрдә дә ярышкан Зәлия Шәрипова өчесе буенча да беренчелекне бирмәде. Фирүзә Сабирова һәм Галия Мөхәмәтҗанова икешәр җиңү яуладылар, бер төр буенча икенче урынга лаек булдылар. Адель Галиев (бер җиңү һәм икенче урын), Самир Гайнуллин (икенче һәм ике тапкыр өченче урын), Камилла Мөхетдинова (икенче һәм өченче урыннар), Резеда Галләмова (өч тапкыр өченче), Әсхәт Галәветдинов өченче урынны яуладылар. Спортчылар үзләре, аларның әти-әниләре өчен дә бик зур шатлык, билгеле. Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә ирешәсе уңышларыгыз, җиңәсе ярышларыгыз күп булсын! 
Шулай ук балаларны спортның бу төрен яратырга, тырышырга, авырлыкларны җиңеп, җиңүгә, яңадан — яңа үрләр яуларга омтылыш тәрбияләүче тренерларга бик зур рәхмәт! Куйган максатларыгызга ирешергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев