Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнекеләр

Эш күрсәткечләре дә, үзләре дә бик күркәм алар

26 октябрь – автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәре көне.

Түбән Бәрәскәдә, башлыча шоферлардан торган бик хикмәтле гаилә яши. Шунысы гаҗәп, Хәйруллиннар гаиләсе бары алдынгылардан тора.
Гаилә башлыгы Илдус Хәйруллин менә 40 ел буе руль артында. Бүгенге көндә “Ленин” күмәк хуҗалыгында фермага савымчылар йөртә ул.


Дөньяга Әминә белән Мөхәммәтхан гаиләсендә өч баланың берсе булып, 1963 елны килә. Әтисе шофер булмаса да, барыбер дә тормышын «руль артында» уздыра – ат җигә. Илдуска 11 яшь тулганда әтисе вафат була. Юнис исемле олы абыйсы инде вафат. Икенче абыйсы Идрис исемле, хәзер пенсиядә. Ул да заманында шофер булып та эшли. 
Кабат Илдус Хәйруллинга әйләнеп кайтсак, 1983-1985 елларда совет ар­мия­сендә хезмәт итеп кайткач, “ГАЗ-51” ма­ши­насында эшли башлый ул. Армиядә дә руль артында була – “ГАЗ-66” машинасы йөр­тә. Ә күмәк хуҗалыкта югарыда телгә ал­ган “ГАЗик”, “ГАЗ-52”, автобус, “КамАЗ”, “ГАЗ-66”, “Газель” машиналарын  “иярли”. Шун­нан 13 ел дәвамында яңа “Форд” микро­автобусы рулен бора. 
Кыскасы, күбесенчә фермага савымчылар йөртә. Ә йөк машиналарында эшләгәндә сенаж, печән, ашлык ташуларны башкара. Үзегез аңлыйсыздыр, савымчылар ташу бик мәшәкатьле эш, еш кына төнлә йөрергә туры килә. Хәзер исә “УАЗ-буханка” йөртә. Әмма эшеннән һич зарланмый ул.
Кыскасы, өлкән Хәйруллиннарның танышу тарихлары да шушы эшләре белән бәйле. Илдус савымчылар йөрткәндә яшь, чибәр, уңган савымчы кыз – Гөлсинә белән таныша. Киңрәк итеп телгә алсак, Гөлсинә Хәйруллина күмәк хуҗалыкның алдынгы савымчысы.

Хәер, бу хакта белмәүчеләр бик сирәктер, чөнки аның хакында газетада күп язылды. Кабат куа­на-куана язарга булыр иде үзе, кызганычка каршы мәкаләдәге темабыз башка. Автомобиль йөртүчеләр көне уңаеннан уңган-булган шоферларны искә алып узуыбыз. 
Бу очракта Илдус Хәйруллиннан тыш, улларын да телгә алыйк. Кечкенәдән әти машинасы белән кызыксынып үскән егетләр бүген үзләре дә руль артында. Өлкән Хәйруллиннар исә:
– Эштән кайткач, машинаны су буена алып төшеп юа торган иделәр. Ике якка да файда – балалар да техниканы якыннан беләләр, шофер да икенче көнне чиста машинага утырып эшкә китә, – дип көләләр.
Баштан ук телгә алсак, Хәйруллиннар өч ул тәрбияләп үстерәләр. Олысы Илгиз 1990 елны туып-үсә, икенчесе – Нияз 1992 елгы, төпчеге Инсаф 1999 елны туа. Шөкер, алар өчесе дә шоферлар. Ә алдагы икесе бүгенге көндә күмәк хуҗалык машиналарында эшлиләр.  Шунысы кызык, өчесе дә Олы Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын “Ветеринария” белгечлеге буенча тәмамлыйлар.
Бүгенге көндә Илгизнең күмәк хуҗалыктагы эш күрсәткече 109153 т/км тәшкил итә. Ул да туганы кебек үк 2 ма­шинада эшли. “КамАЗ”дан тыш, тагын бер йөк машинасын йөртә. Ә Нияз Хәйруллинның эш күрсәткече 71569 т/км. “КамАЗ”дан тыш, кран да “иярли” ул.

Әти-әни горурланып:
– Гел алдынгылар алар, – дип елмаялар.
Гомумән, бу гаилә алдынгылардан тора. Горур рәвештә Хәйруллиннар фамилиясен йөртәләр. Афәрин!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев