Ильвинаны котлыйбыз
Безнекеләр

Ильвинаны котлыйбыз

Театр классында белем алучы Галиева Ильвина Самара шәһәрендә "Язгы могҗиза" дип исемләнгән конкурста катнашты.

«Язгы могҗиза» балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты халыкара фестиваль - конкурсы hәм «Осталык дәресләре» VI Халыкара балалар, яшүсмерләр иҗаты фестиваль - конкурсында катнашып һөнәри чыгышы, осталыгы, таланты өчен Галиева Ильвина ике конкурста да I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Укытучысы Сафиуллина Финә.
Котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри үсеш, иҗади илһам һәм яңа җиңүләр телибез.


Нет комментариев