Проектның максаты — балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәнияткә якынайту.
«Әкият» балалар үзәгендә «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен котладылар. Проектта Казаннан һәм Татарстан районнарыннан килгән 246 бала һәм 53 ата-ана бүләкләнде.
Әтнәдән Гәләвиева Алия, Ханәфиев Адель, Солтанов Әмир һәм Саттаров Әмир әлеге бүләкләү чарасында булып кайттылар.
Чын күңелдән котлыйбыз сезне балалар.
Нет комментариев