Кышлау «Чишмә»се яңа үрләр яулый
Безнекеләр

Кышлау «Чишмә»се яңа үрләр яулый

«Чишмә» фольклор ансамбле кабат уңышка иреште.

Казан дәүләт сәнгать институты тарафыннан үткәрелгән Халыкара "Этномириада" фестиваль-конкурста катнашып, I дәрәҗә дипломант исемен яуладылар. Фольклор коллективлар арасында узган бәйгедә мондый уңыш - зур дәрәҗә. Биредә Кышлаулар "Кичке уен" күренеше белән катнаштылар. "Коллективның бердәмлеге һәм сәнгатькә, иҗатка гашыйк булулары белән горурланабыз һәм һәрберсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез", - дип хәбәр итәләр Кышлау мәдәният йортыннан.


Нет комментариев