Мәктәпне тәмамлауга тракторга утыра
Киң, иркен басу. Басу уртасында тузан бураннары уйнатып, трактор йөри.
Трактор гөрелтесен усал җил малае еракларга тарата да, яңадан аваз итеп басу-кырларга ишеттерә. Ә тракторчы егет игътибарын читкә юнәлтмичә, җир эшкәртә. 35 еллык хезмәт стажы, эш тәҗрибәсе булса да, үзенә йөкләгән эшне җиренә җиткереп башкара Илнур.
Сүзем, “Таң” күмәк хуҗалыгы тракторчысы, Сабан батыры-2026 исеменә лаек булган Илнур Хәбибуллин турында.
Илнурны кайда очраттык, дисезме? Әлбәттә инде, басуда.
– Язгы чәчүне тәмамлагач, агрегатларны юып, урнаштырып куйдым да, пар җирен эшкәртергә чыктым, – дип каршы алды ул безне.
Олпат гәүдәле, ачык күңелле, елмаеп торучы кеше булып чыкты Илнур. Үзе турында күп сөйләргә яратмый. Сораштыра башлагач та: “Артыгын язмагыз”, – дип кисәтеп куйды.
Яңа Шашы мәктәбен тәмамлау белән тракторга утырган Илнур турында ничек итеп ике генә сүз язып булсын инде. Хәтта кайда да булса укырга да теләмәгән ул. Кечкенәдән тракторчы булып эшләгән әтисе янында кайнашып үскән егет, гомерен туган авылы, туган җире белән бәйли. Эшләү дәверендә бу басу-кырларны ничәмә-ничә тапкыр әйләнде икән Илнур. Үзенең дә санаганы юктыр хәтта.
Иске Җогып авылында Мөбәрәкҗан абый белән Гадилә апай гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә ул. Әти-әнисенә булышчы, сеңлесе белән энесенә таяныч була ул. Кечкенәдән әтисе янында трактор янында кайнаша. Әтисе дә колхоз эшеннән кайтып керми. Шулай булса да тракторчы булырга уйлаган улына әнисе дә каршы килми.
– Баштарак “Беларусь” тракторында эшләдем. Аннары менә шушы Нью Холланд тракторын бирделәр. Баштарак бик зур кебек иде бу трактор. Инде алай кебек түгел. Ияләштем, – дип елмая Илнур, кырыйда торган зур, кодрәтле тракторга күрсәтеп.
Чыннан да, Нью Холланд тракторы янына килеп баскач, үзеңнең фил кырыенда басып торган кебек хис итәсең. Илнурдан читенлеге турында сорашам.
– Бөтен эш тә баштарак авыр була инде. Аннары ияләшәсең, – диде ул. Һәм үзе белән азрак таныштырганнан соң, җитез адымнар белән тракторына утырып китеп тә барды. Аның артыннан тузан бураны гына уйнап калды.
17 ел чәчү чәчкән, 1991 елдан бирле тракторда эшләгән Илнурдан хезмәтенең авырлыгы турында сораштырып торасы да юк. Эшен яратмаса, шушы еллар дәверендә тракторчы булып эшли дә алмас иде.
Тормыш иптәше Альбина да “Таң” күмәк хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. Кыз һәм ул үстергәннәр, зурлар инде.
Илнур Хәбибуллин, быел Сабан батыры булды. Ул Нью Холланд тракторында 407 эталон гектарда язгы кыр эшләре башкарган, 902 гектар чәчү чәчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев