Әтнәләр "Ел хатын-кызы" бәйгесендә
Казанда матур гадәт буенча “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Чарада кунак буларак Әтнә районыннан зона турынын катнашучылары чакырылды: "Хатын - кыз - өченче буын героинясы" номинациясендә Вәлиәхмәтова Гөлсинә, "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият" номинациясендә Фазылҗанова Айгөл, "Хатын-кыз-ана" номинациясендә Гарипова Нәсимә.
“Республикада матур эшләгән, тырышып эшләгән, профессиональ яктан үскән, матур гаиләләр коруы, тәүфыйклы балалар тәрбияләве белән дә танылган хатын-кызлар Аллага шөкер, бик күп. Без алар белән сезне дә таныштырырга тырышабыз”, - диде Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева.
Бүләкләү тантанасына килгән хатын-кызларны ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев та җиңүләре һәм якынлашып килүче хатын-кызлар көне белән тәбрик итте.
“Иң зур рәхмәтебезне әниләребезгә җиткерәм! Сез яңа тормыш бирәсез! Сезнең мәхәббәтегез, кайгыртучанлыгыгыз, балаларны тәрбияләвегез безнең өчен бик мөһим һәм без аны бик югары бәялибез”, - дип чыгыш ясады Васыйл Габделгаязович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев