Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция зонасыннан кайтып, өйләнеп киткән

Күәм авылыннан Ильмир, чын мәгънәсендә, батыр, олы йөрәкле ир-егет.

Эш шунда, әле яшь булса да, аның дәүләт бүләкләре инде шактый, медальләре генә түгел, хәтта, әти-әнигә килгән Рәхмәт хатлары да бар. Аңлагансыздыр инде, бу мәкаләбез дә махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгын яклауда катнашучы ир-егет турында. Шуңа күрә аның Күәм авылындагы әнисе Гөлназ ханым Гатауллина белән сөйләштек.

Гөлназ һәм Таһир Гатауллиннар 2 бала тәрбиялиләр – олысы, хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Ильмир һәм укуын Казанда дәвам иткән кызлары Зәринә аларның төп ярдәмчеләре...

Ильмирның тормыш юлына күз салсак, Күәм урта мәктәбен тәмамлагач, март аенда 18ен тутырып, июньдә кулына өлгергәнлек аттестаты ала ул. Мәктәпне бары яхшы билгеләр белән тәмамлый. ... Һәм берничә көн узуга ук солдат хезмәтенә чакыру ала.

Армия хезмәтен Йошкар-Ола шәһәрендә, РВСН – ракета гаскәрләрендә уза. Бу юлларны аеруча дулкынланып язам, чөнки үзем дә «Лаеш шулпасы»н шул РВСН составында, әмма Беларусьта үттем.

Армиядән югары белем алу теләге белән кайта яшь егет. Шул ук вакытта әти-әни җилкәсендә ятуны да үз итми. Шуңа күрә «Юриспруденция» юнәлешендәге институтка читтән торып укырга керә.   

Моннан соң, Казандагы «ИП»да эшли башлый. Белемленең эше керемле дигән әйтем дә бар татарда. Шәхси эшмәкәрдә эшләү хәйран ук бонуслар бирә аңа. Берникадәр вакыттан соң, фатир да ала.

… Ильмир 2022 елдан бирле Луганск Халык Республикасының Сватово шәһәре ягында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Биредә элемтәче вазифасын башкараМахсус хәрби операциягә беренче көннән үк чакырыла.

- Казак Үртәмендә яшәп вафат булган, авыл имамы булып торган әтием Рәхимҗанның 1 елын уздырып. Күәмгә мендек. Анда сәдака итеп пыяла рамкалы шамаил бирделәр. Шуны өйдә ишек өстенә куйганда, ул төшеп китте, пыяласы ватылды. Шундук йөрәк шомланды... Хәер, болай да улыбызны махсус хәрби операциягә чакырырлар дип көтә идек инде. Ильмир Казанда шәхси эшмәкәрдә эшләде. Хәбәрне алуга, туганыбыз аны машина белән кайтарып та китте, - дип үткәннәрне искә алды Гөлназ ханым.

... Мобилизацияләнгәч тә хәрби иптәшләре белән бик тиз уртак тел таба Ильмир. Алай гына да түгел, кыюлыгы белән үрнәккә әйләнә, батырлыгы аша, гомумән, үз кешегә әйләнә.

Янәшәсендә якташ егет – Сәрдәдән Ирек тә бар икән. Хәер, инде чын дуска әйләнгән илебез ир-егетләре белән иңгә-иң торуына куана ул.

... Тормыш үз көенә ага. Ни генә булмасын, вакыты җиткәч һәр ир-егет өйләнергә тиеш инде ул. Ильмир очрагына килсәк, мобилизацияләнеп, кайдадыр еракта булу да комачауламый. Отпуск ялына кайткан егет сөйгән кызының кулын сорый. Мәкаләнең бу турысын әллә ничекләр итеп чуклап-чуарлап булыр иде, әлбәттә. Әмма, илебез тынычлыгын яклаучы егетне күзаллаган хәлдә, монысы урынлы булмас…

Тик бу очракта җирле традициябезне искә алмый кала алмыйм. Әти-әни һәм егет кыз сорарга Чуваш республикасына кадәр баралар. Безнең Әтнә якларында моның ничек узуын күзаллагансыздыр инде. Һәрһәлдә егетнең генә түгел, әти-әнинең дә баш түбәләре күккә тигәнлекне чамалагансыздыр. Шулай да лириканы калдырып торып, язмыш чынбарлыгын чагылдыруны дәвам итик.

 – Киленебез Йолдыз исемле, Чуваш республикасының Шыгырдан авылыннан, – дип кояштай балкый Гөлназ ханым.

Тимерне кызуында сугарга кирәк дигәне дә татар халкы мәкале бит аның. Егет нәкъ шулай итә дә. 2023 елны икенче юлы отпуск ялына кайткач, яшь парның никах туе гөрли. Казанның Үзәк ЗАГСы – «Чаша»да махсус хәрби операциядәгеләрнең язылышу тантанасы чираттан тыш уза. 

Яшь Гатауллиннар гаиләсе инде 3 кешедән тора. Сүбеһаналлаһ, гаиләдә Салават исемле нәни дә үсеп килә. Аңа инде 8 ай булган.

Тагын бер бик искитәрлек матур фактны язмыйча калып булмый. Шыгырдан – 7 мәчетле, тулысынча диярлек эчми-тартмый торган, Ислам дине кануннарын хөрмәт итеп яшәүчеләрдән торган бик зур авыл ул. Биредә гаять гадел, туры сүзле, киң күңелле. ялкаулыкны тамчы да сөйми торган татарлар яши. Чын Ислам дине әнә шундыйрак инде ул. Башлаганны әйтеп бетерим инде, Күәмдәге Гатауллиннарның андагы кода-кодагыйлары да үз эшләре белән мәшгуль бүгенге көндә!

... Шөкер, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнәр, бу очракта Әтнә районы җибәргәнне күз алдында тотам, еш килеп тора икән. Алар ир-егетләребезгә, төп волонтерыбыз, мәдәният бүлеге мөдире Алия Абдуллина әйтмешли, туган як җылысын һәм сәламен алып баралар. “Кызларның барысына да бик рәхмәтле мин”, - ди Гөлназ ханым. Шулай булмый ни, әйтик, шактый зур суммалар торган кайбер кирәк-яракларны алар ярдәмендә җибәрә алганнар. Әлбәттә, беренче чиратта, бөтен районыбыз халкы ярдәме белән”, - дип куана ул.

Бүгенге көндә башка район ир-егетләренең әниләре, җәмәгатьләре белән еш аралашып, сөйләшеп торалар икәнИльмирга килсәк, аның инде дәүләт бүләкләре дә, медальләре дә шактый. Алар гына түгел,  әти-әнисенә килгән Рәхмәт хатлары да бар.

... Инде Таһир-Гөлназ кыйссасын бәян итеп узыйк.

Гөлназ ханым Күәм урта мәктәбендә быел 36нчы елын эшли. Укыта дию дөресрәк булыр. 1990 елны Арча педагогик училищесын тәмамлап, бер елдан соң язмышын Күәм егете Таһир белән бәйли. Башта Күлле Киме мәктәбендә укыта. Андагы беренче укучыларын да яхшы хәтерли. «Үзебезнең полиция бүлегендә эшләүче Фәнил Сабиров - минем беренче укучыларымнан», – ди.

Ә Күәмдә җәмәгате Таһирдан тыш, каената-каенанасы янына кечкенә Ильмир өстәлә. Әткәйнкәй булу ярый, чөнки Гөлназга 6 айдан эшкә чыгарга туры килә. Биредә каенатасы Фуат абыйны аерым телгә алу урынлы булыр. Күәм ягында данлыклы тракторчыны белмәүчеләр булмагандыр, мөгаен. Каенанасы Мөкәрәмә белән 20 еллап бергә яши Гөлназ.

Моннан соң шәхси пландагы тормышы югарырак дәрәҗәгә күтәрелә – Гөлназ Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. 

Ә менә Таһир сыйныфташым турында тагын да күбрәк яза алыр идем. Мәктәптә укыганда ук шат чырайлы, дустанә кыяфәтле, гадел булуы белән аерылып торды ул. Бергә укыган 46 сыйныфташыннан аермалы буларак, Күәм урта мәктәбендә эшләүне сайлады. Дөрес, баштарак үзәге Күәм авылы булган «Игенче» күмәк хуҗалыгында, хәтта район газ оешмасында да тир түгеп алды. Туган җир туфрагы аны кабат үзенә суырып алды. Хәзер ул кабат мәктәптә көч куя.

Кызлары Зәринә мәктәпне «алтын медаль»гә тәмамлап, укуын медицина көллиятендә дәвам итә. Булачак фельдшер, «Дәвалау» бүлегендә быел соңгы елын укый. Анда да гел «5»кә укый ул. Районыбызның сәламәтлек саклау системасы бакчасына аткан бу ташны күреп, сизсәләр иде...

Тагын бер кыйссаны язмасам, мәкаләм тулы булмас кебек. Билгеле факт, Казак Үртәме авылына гомер буе юньле юл булмады. «Ул быел оешкач, бик куандык», – ди Гөлназ ханым. Чөнки бу авыл юлын еш таптыйлар алар. «Көнаралаш шунда чабабыз», – дип өсти. Гөлназның әнисе Сәвия апаны ташламыйлар. Әтисе Рәхимҗан абый гына бик озын гомерле булмады. Авырту рәхимсез шул ул.

Кабат үзенә әйләнеп кайтсак:

- Укытуны да, укучы балаларымны да бик яратам, – ди улШунда ук:

- Миңа нәтиҗәне күрә торган эш ошый. Укытучы һөнәре – нәкъ шундый, – дип елмая.

Киткәндә аның: 

- Махсус хәрби операция зонасындагы кадерлеләребез тәннәре сау-сәламәт хәлдә, камил акыллары белән,  хәерле-бәрәкәтле гомерләре белән, куанып-сөенеп кайтсыннар иде, – дигән сүзләре озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев