Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне!

Хөрмәтле ветераннар!

Сез безнең сабырлык өлгесе, эшкә рухландыручыбыз, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбызга тугрылыклы калырга, сүнмәс өмет белән яшәргә өйрәтүчебез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезне хуплыйбыз, һәр өлкәдә дә активлыгыгызга сокланабыз.

Сезгә киләчәктә дә янәшәдәгеләрегезнең җан җылысын тоеп, тыныч һәм имин көннәрдә яшәвегезне телибез. Көннәрегез бәхет - шатлыкта үтсен, сәламәтлекләрегез нык, күңелләрегез гел шат булсын.

Гомер юлыгызда туплаган белем һәм тәҗрибәгез белән янәшәдәгеләргә дә, җәмгыятькә дә кирәкле булуыгызны тоеп, бик рәхәттә бәрәкәтле яшәүләр насыйп булсын. Бәйрәмегез белән!

Ихтирам белән "Әтнә таңы" коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев