18 май - Халыкара музейлар көне!
Бүген бәйрәм

18 май - Халыкара музейлар көне!

Бу бәйрәм 1977 елдан башлап билгеләп үтелә.

Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150 дән артык илдә билгеләп үтелә башлый.
    Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара. 
    Музейлар – хәтер сандыгы. Алар үткәннәрне барларга, ата – бабаларыбызның рухын сакларга, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итәләр.

 


Нет комментариев