Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бүген бәйрәм

23 февраль Ватанны саклаучылар, батырлык һәм кыюлык көне

Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиевның бәйрәм котлавы.

23 февраль–Ватанны саклаучылар, батырлык һәм кыюлык көне. Ватанның азатлыгы өчен көрәштә гомерләрен куйган райондашларыбызны искә алып, исән-сау әйләнеп кайткан Әфган,Чечня сугышы ветераннарын,бүгенге көндә хезмәт итүче махсус хәрби операциядәге,армия сафларындагы егетләребезне бәйрәм белән котлыйм. Көчле рухлы, кыю, намуслы, авырлыклар килгәндә үз җилкәсен куйган,олы йөрәкле, ватанпәрвәр егетләребез! Туган илгә хезмәт итеп,халкыбызның гомере өчен җаваплылык алганыгыз өчен Сезнең алда баш иям. Сез–горурлыгыбыз, киләчәк буынга үрнәк булган ышанычлы терәгебез! Сезгә ихтыяр көче,сәламәтлек,янәшәгездә терәк булырдан кешеләр һәм гаилә иминлеге телим.
Үз куллары белән ризыклар,окоп шәмнәре,маскет челтәрләре әзерләүче волонтерларга,район халкына олы рәхмәтемне җиткерәм. Солдат абыйларын бер мизгелгә туган ягына алып кайтып,алга барырга өмет һәм көч бирүче хатлары өчен балаларга зур рәхмәт.
Егетләребез җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бергә булганда гына без бер ныклы гаилә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев