Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне

Социаль хезмәткәрләр көне Рәсәйдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшенә 1701 елның 8 июнендә Петр Беренче ярлылар, авырулар һәм өлкән кешеләр өчен махсус йортлар ачу турындагы фәрманга кул куйганнан соң нигез салына.

1917 елның 5 маенда Вакытлы хөкүмәт карары белән Бөтенрәсәй дәүләт кайгыртуы министрлыгы төзелә. 1918 елныд апрель аенда исә ул Социаль тәэминат халык комиссариаты итеп үзгәртелә. Рәсәй президенты фәрманы нигезендә, 2001 елдан билгеләп үтелә!.

Хөрмәтле Социаль яклау хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезнең шәфкатьлелек, сизгерлелек, күңел җылысы, кайгыртучанлык белән янып эшләүегез бик күпләрнең тормышына мәгънә бирә, ялгышканнарга туры юл, рухи ярдәм күрсәтә. Ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрүегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын! Үзегез һәм якыннарыгыз исән-сау булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев