Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

9 октябрь - Бөтендөнья почта көне

1874 елда Бөтендөнья почта берлеге оешкан көн.

Почта—ул борынгы хезмәтләрнең берсе. Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып кала.Һәм заманалар үзгәрсә дә, тармакның уңышлы һәм сыйфатлы эшләве почта хезмәткәрләренә бәйле, алар ихлас рәхмәт сүзләренә лаек.
Районыбызның почта хезмәткәрләре һәрвакыт җаваплы, һөнәри осталык, намуслы хезмәт белән аерылып торды. Хәзер дә алар көн саен мең төрле корреспонденция кабул итәләр, аны эшкәртәләр, абунәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. 

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар һәм бәхет телибез. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарыбызга аеруча да җылы сүзләр юллыйм. Бәйрәм белән сезне! 

Ихтирам белән "Әтнә таңы" коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев