Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев Сабантуйлар белән котлый
Хөрмәтле райондашлар! Әтнәбез кунаклары!
Сезне ихлас күңелдән халкыбызның яраткан, көтеп алган бәйрәме – Сабан туе белән котлыйм!
Сабантуй – халкыбызның иҗат хәзинәсе. Ул халкыбызның рухи байлыгын, тапкырлыгын, күп гасырлы тарихын, бүгенгесен һәм киләчәген, халыкның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә хөрмәтен чагылдыра. Сабантуй республика чикләрен үтеп, Россиядә һәм башка илләрдә дә даими уздырыла. Ул төрле милләт халкын берләштерә, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта.
Әтнәбез – авыл хуҗалыгы төбәге. Безнең кыйблабыз, төп хезмәтебез – игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү. Безнең бу өлкәләрдә уңышларыбыз да күп, Аллаһка шөкер. Халык та шундый мәкаль бар: «Икмәк булса, җыр да була». Шуңа күрә чын күңелдән бәйрәм дә итә алабыз.
Районыбыздагы барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга, эшмәкәрләребезгә, оешмаларыбызга, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Сабантуй ул – туганнар, дуслар бергә җыелып күңел ача торган бәйрәм. Сабантуй ул – гаилә бәйрәме, ил бәйрәме! Кадерле әтнәлеләр – якташлар, туганнар, дуслар! Һәрбарчагызга тән саулыгы, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, илебезгә иминлек, көнебезгә бәрәкәтлек иңсен. Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезнең исән-имин кайтуларын теләп калам.
Сабантуй бәйрәмнәре мөбарәк булсын!
Рөстәм Хисамиев,
Әтнә районы башкарма комитеты
җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев