Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

Бөек Ватан сугышының фидакарь тыл ветераннары!

Кадерле сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән бөек бәйрәм – Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән тәбрик итәм.

Бөек Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды: меңнәрчә райондашыбыз һәлак булды, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән хатын-кызларыбыз – тол, балаларыбыз ятим калды, халык яшәешен яхшыртырдай бик күп объектлар төзелмәде, басу-кырларыбыз заманча техника урынына авыр кул хезмәте белән эшкәртелде...

Сугыш чоры авырлыкларын – Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш керткән каһарман буын вәкилләрен тирән хөрмәт һәм олы рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Шул ук вакытта Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Зәңгәр күк йөзле тыныч тормыш яулау юлында кылган каһарманлыгыгыз мәңге соклануга лаек. Сез бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган илгә чиксез мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез.

9 май – күз яшьләре һәм ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Бөек Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.

Бүген, туган илебездәге тыныч тормышны яклап махсус хәрби операция барган көннәрдә Бөек Җиңүнең әһәмияте тагын да зуррак. Алар алдында рәхмәт хисләребезне белдереп, ир-егетләребезгә нык сәламәтлек, рух ныклыгы, көчле ватанпәрвәрлек хисе телик. Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын аларга.

Тагын бер кат Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Гаилә иминлеге телим, дөньялар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә, саулыксәламәтлектә яшәгез. Яңа Җиңү язларын да исәнлектәсаулыкта каршыларга язсын!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев