Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!

Бүген тәрбиячеләр көне.

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч - энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга өйрәтүче тәрбияче һәм белгечләр аерым ихтирамга лаек. Сезнең кулларда - киләчәк буын. Сез нәни балалар алдында бәхетле балачак һәм хыяллар иленә ишекләр ачасыз. Аларга тиешле белем һәм тәрбия бирәсез, сәләтләрен ачарга һәм аларны үстерергә ярдәм итәсез. Бәйрәм белән сезне. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев