Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар — алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы — ул белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы — ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев