7 апрель 2018 яңалыклары
-
Очып китмәгез...
Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. (Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 8 апрельдә төнлә һәм көндез республикада һәм Казанда төньяк-көнбатыштан искән өермәле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин дип хәбәр итә.
-
Татарстанда бензин бәясен арттырырга тәкъдим иттеләр
ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты. (Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда бензин бәясен 2-4 сумга арттырырга тәкъдим иттеләр. ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда Нефть продуктларына бәяләр мониторингы буенча эшче...
-
Кайсыгызныкы? Хуҗасын югалткан...
Чистарту икеайлыгы башланды. Күз салыйк әле як-якка? Ара-тирә "Кайсыгызныкы бу?"дип кычкырасы да килә. Менә бу башмаклар да хуҗасын эзли кебек. Янындагы шешәләргә күз салсаң, бәлки онытып та калдыргандыр... Кайсыгыз остарак, күңелегезгә шигырь юллары килмиме? Көләсе дә килә, елыйсы да.. Авыл эчендәге урамда терлек башы аунап ята...- кемне ачуланыйк, тагын шул...
-
Илдар Гыйльметдинов: Республиканың дәүләт телләре мәҗбүри булырга тиеш
"Туган телләр буларак алар вариатив өлештә булырга тиеш, син аларны өстәмә рәвештә өйрәнәсең", - дип исәпли Илдар Гыйльметдинов. (Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Республиканың дәүләт телләре мәктәптә өйрәнү өчен мәҗбүри булырга тиеш. Бу фикерен Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га интервьюда әйтте. "Кызганыч, Россия Мәгариф һәм...
-
Гадәттән тыш хәл Татарстан башкаласы үзәгендә булган - видео
(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Казан үзәгендә зур машина янган кадрлар белән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Вакыйга башкаланың тарихи үзәгендә, Петербург урамында булган. Видеодан күренгәнчә, биш янгын сүндерүче ут белән көрәшә. Янгын сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
-
Хәрәкәт чикләнәчәк...
....Татарстан юлларын саклау максатыннан, 15 апрельдән 14 майга кадәр республикада йөк машиналарына хәрәкәт итүне чикләячәкләр. "Язгы чорда транспорт чарасының бер күчәренә төшә торган иң зур авырлык алты тонна тәшкил итәчәк. Әлеге тәртип пассажирларны, азык-төлек, ягулык, дару препаратлары, ашлык фонды, ашлама, почта ташу белән шөгыльләнүчеләргә, йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннадан артмаган "тимер...
-
Тыңла һәм бел!
Олы Әтнә урта мәктәбендә 6 апрель көнне 8-10 сыйныф укучылары арасында "Угадай мелодию" дип исемләнгән интеллектуаль- патриотик уен узды. Укучылар 7 кешедән торган 5 командага бүленеп көч сынаштылар. "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан әзерләнгән бу уен сугыш чоры җырлары, аларның авторларын һәм язылу тарихын белүне, сугыш чоры киноларын өйрәнүгә...
-
Мәктәп укучыларына "алтын медаль" бирү тәртибе үзгәрде
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру өчен БДИ нәтиҗәләре балларының минималь санын билгеләде. (Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Россиядә мәктәп укучыларына алтын медаль биргәндә БДИ нәтиҗәләре исәпкә алынчак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру тәртибен үзгәртте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте....
-
Фердинант абыйны америкалы котлаган
4 апрель көнне якташыбыз, газетабызның хәбәрчесе, гомере буе укучыларга белем биргән педагог, күп шигырь җыентыклары һәм күпләгән җырлар авторы Фердинант абый Гайсин туган көнен билгеләп үтте. Иң бәхетле кеше ул бүген бу җирдә - аңа язмыш татарның иң яраткан, бәхет китерә торган санын - 77 не бүләк итте. Аллага шөкер,...
-
Су биеклеге үлчәнеп тора
Бүген районыбыз авылларында яңгырлар ява. Кар да күп, елгалар да, су биеклеге күтәрелмәсме? - Районда авыл уртасыннан узган елгалар җитәрлек. Куркыныч янаган биш авыл - Олы Әтнә, Күшәр, Күңгәр, Бәрәскә һәм Бәрәзә авыллары. Көннәр кисәк җылыта дип хәбәр итәләр, шуңа күрә саклану чарасын алдан күрү зарур. Олы Әтнә, Күшәр авыллары...
-
Арча-Әтнә хәрби комиссары да бүләкләнде
Рөстәм Миңнеханов кичә Татарстан Хәрби комиссариаты 100 еллыгына багышланган тантанада катнашты һәм республика Хәрби комиссариаты хезмәткәрләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. (Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хәрби комиссариаты оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты. Чарада шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое...
-
Әтнәләр дә ярминкәгә китте
Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Ярминкәләр Казанда ун мәйданчыкта, Чаллыда Габдулла Тукай яр буе урамында ("Төзүче" стадионы), Яшел Үзәндә "Яңа Тура" территориясендә була. (Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Бүген, шимбә көнне, Казанда, Яшел Үзәндә һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте...
-
Комыргуҗа авылында яшәүче апабыз Хәкимуллина Диләрә Кәбир кызының шушы көннәрдә олуг юбилее.
Кадерле апабыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы. Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, җизнәбез Мәсхүт белән тигезлектә...
-
Азалиянең бүләкләре
Азалия Гатиятуллинаның Мактау кәгазьләрен күргәч, "Сөбханалла" дип куючылар күп булгандыр. Кайда ни өчен бирелгәнен дә беләсегез киләдер. Бер бүләк - XX - халыкара "Детство без границ" фестиваленен район этабында 1 урын алганга бирелгән. Эше сәнгать мәктәбе тарафыннан республика конкурсына жибәрелгән. Икенче бүләк - Түбән Көек мәктәбендә март аенда узган "Без...
-
Комыргуҗа авылында яшәүче яраткан әниебез Хәкимуллина Диләрә Кәбир кызының 7 апрельдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син, тормышыбызның яме, өебезнең нуры син. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек, бәхет-шатлык белән гомер итәргә, әтиебез белән бергә рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, безнең уңышларга сөенеп, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын иде. Һәрвакыт шундый киң күңелле, ачык...