Беренче кар
Галиева Зөлфирә, Иске Өҗем авылы
Тәрәзәгә күз салам,
Шаккатып карап торам.
Агачларның кәусәләрен
Ап-ак итеп кар сырган.
Кичә генә җылы иде,
Яңгыр да ява иде.
Минем шуасы килгәнне,
Әллә җихан белгән инде.
Тиз генә чана алдым да,
Киттем тауга шуарга.
Аяк басып барган җирдә
Ак ак карлар карала.
Чанамны күтәреп кайттым,
Кап кара жир өстеннән.
Көтәм әле,кар ятар ул,
Тагын бер ике-өч көннән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев