Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Булмас димә, дөнья бу

4нче бүлек.

Яраткан хатынын югалтуны Мансур бик авыр кичерә. Үзенең дә сәламәтлеге какшый. Хатыны үлгәннән соң ул өч ел гына яши. Кан басымы бик еш күтәрелә башлый һәм йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Шушы өч ел вакыт эчендә яшь хатын аның бар байлыгына хуҗа булырга өлгерә. Кызы Англиядән әтисен җирләргә кайта һәм бик тиз генә китеп тә бара. Улы Марсель әтисен югалтуны авыр кичерә. Әти кул астында үскән, бер нигә дә тилмермәгән Марсель авырлыклар алдында берүзе кала. Алар яшәгән фатир да әтисенең исемендә булып чыга.
Яшь хатын Казан уртасында урнашкан ике катлы фатирда яшәп кала. Моннан тыш ул законлы хатын буларак бар мирасны да үзе генә алырга тели. Ике катлы фатирны ул Мансур үлгәнче үз исеменә күчерергә өлгергән була. Моннан тыш ул Марсельләр яшәгән фатирга һәм Идел буеда урнашкан ике катлы коттеджга да дәгъва кыла. Әтиләренең тир түгеп тапкан байлыгыннан балалары да мәхрүм кала яза.
Башта куркып калган Марсель cуд юлын таптый башлый. Чөнки кул кушырып утырсаң фатирыңнан да куып чыгарырга мөмкиннәр. Суд эшләре бер елга кадәр дәвам итә. Нәтиҗәдә Марсельләрнең кечкенә генә фатирлары үзләренә кала. Ике катлы фатирда яшь хатын кала. Суд карары буенча әтиләренең ике катлы йорты өчен яшь хатынга акча түләргә тиеш булалар. Башта Светлана карышып тора, ә ахырдан үз өлеше өчен акча түләгән очракта ризалашуын белдерә. Хатынының һәм үзенең яңа машиналарын сатып Светланага акча түләргә мәҗбүр була. Шулай итеп Марсель балачагы үткән йортны үзенә ала.
Ирида бу эшләрнең берсенә дә кысылмый. Чөнки ул Англиядә болай да бай тормышта яши. Ул шулкадәр аристократлар тормышына ияләшеп китә, хәтта туган иленә кайтуны да оныта, туганнары килеп йөрүне дә өнәми башлый.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев