Ватыклардан савыт җыйма...
Рүзиянең шигыре
Мөлдерәмә тулган иде
Сабырлыгым касәләре,
Соңгы тамчың чайпалдырды,
Түгелделәр үрсәләнеп.
Түземлекнең чиге була,
Булат кылычлар да сына.
Суның кайнау ноктасы бар,
Йомгак чыга җеп очына.
Үпкәләмә, бар да юкка.
Җан- күбәләк очмас утка,
Көйгән канат очларында
Әле дә әрни яра - нокта.
Тырышма да сукмакларны
Җыеп- кушып юл итәргә.
Ватыклардан савыт җыйма...
Китәргә икән, китәргә!
Сынауны аерым үтәргә!
Рүзия Камаева 22.02.19.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев