Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

17 апрельдән – 23 апрельгә кадәр .

Кучкар

Кучкарлар финанс өлкәсендә дә, мәхәббәт маҗараларында да – һәркайда моңарчы күрелмәгән биеклекләргә ирешәчәк, юлларда сизгерерәк булыгыз. Өс-башыгызны яңарту теләге туар: моның өчен акчасы да, башкасы да бик җиңел табылыр.

Үгезбозау

Туры әйтүегез бераз гына кыенлыклар китереп чыгармагае. Килеп туган теләсә-кайсы хәлләрдә бирешергә ярамый: хаклык сезнең якта! Ялгызлар үзләренә тиң ярларын очратачак, ә гаиләлеләргә тагын да ярату, ихтирам итү өчен шәп кенә сәбәпләр чыгачак.

Игезәкләр

Сөйгәнегез белән үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен күбрәк сөйләшергә тырышыгыз. Борчыган нәрсәләрне яшермичә әйтергә үзегездә көч табыгыз. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Шимбә көнне сезне күңелле вакыйгалар көтә.

Кысла

Атнагызны мөһим эшләргә багышлагыз. Авыр эштән курыкмагыз, нәрсәгә тотынсагыз да җиңел башкарып чыгарсыз. Кыюрак булыгыз, үзегезне иркенрәк тотыгыз. Вак-төяк көндәлек проблемаларны күпертеп, үзегезгә өстәмә проблема ясамагыз. Үз вакыты белән һәр мәшәкатегез хәл ителер.

Арыслан

Бүгенгене иртәгегә калдырмагыз. Атна башында нәрсәгә тотынсагыз да, эшегез уңар, файдаланып калыгыз. Сөйгәнегезне бүләкләр белән сөендерегез. Атна ахыры көтелмәгән күңелле маҗаралар белән истә калыр. Сәламәтлегегезгә дә игътибарлы булыгыз.

Кыз

Гаиләдә дә, эштә дә эшнең күп вакыты. Эшләнеп бетмәгән, көтеп тора алмаслык эшләр тора. Гаиләдә дә шул ук хәл. Ике якны да тигезләр өчен йомшак телегезне, якты йөзегезне кызганмагыз. Барысына да өлгерерсез, кызуырак кыймылдагыз.

Үлчәү

Бу сезнең өчен уңышлы атна булачак. Башыгызга килгән иң кыю уйларыгызны да тормышка ашырырлык көчегез булыр. Атна ахырын белем алуга багышлагыз. Йолдызлар парсыз Үлчәүләр өчен, бу атнада, җитди мөнәсәбәтләр булдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Чаян

Атнаның беренче яртысы бик тыгыз, эшлекле очрашуларга бай булыр. Ял итү өчен, гомумән, вакытыгыз калмаска мөмкин. Ләкин зарланып тормаячаксыз, чөнки башкарган эшегездән канәгать булырсыз. Атнаның икенче өлешен гаиләгезгә багышлап, табигатькә чыгыгыз.

Укчы

Бу атна кызык һәм мавыктыргыч башланып китәчәк. Яңа танышларыгыз артачак. Алар да тормышыгызга ниндидер яңалык китерер. Атнаның икенче яртысы тынычрак булачак, әлбәттә бу акча янчыгыгызда да чагылачак. Якын кешеләрегез арасында тыныч кына ял итегез.

Кәҗәмөгез

Күптән хыялланган эшегезне башларга менә дигән мөмкинлек. Бу атнада сез аны җиңеллек белән башкарып чыгачаксыз. Сез уйлап чыгарырга, эксперимент ясарга яратасыз. Эшегездә дә бу сыйфатыгызны кулланыгыз. Нәтиҗәсе озак көттермәс.

Сукояр

Бу атнада тормышыгызны үзгәртү мөмкинлекләре күп булачак. Кулдан ычкындырмагыз! Хис-кичерешләрегезне читкәрәк куегыз, аек акыл белән эш итә торган вакыт. Мәхәббәт өлкәсендә көтелмәгән шатлыклар булырга мөмкин.

Балык

Финанс хәлегезнең ни дәрәҗәдә җитди булуы, тырышлыгыгызга карый. Ялкаулык йөгәнен салып ташларга вакыттыр, бәлки? Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга, үпкәләтмәскә тырышыгыз. Әллә кайчангы хыялыгызны тормышка ашыру өчен кулай атна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев