Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

8 майдан – 14 майга кадәр.

Кучкар

Кәефегез начар булып, якыннарыгызны авыр сүз әйтеп үпкәләтмәгез. Алар һәрвакыт сезнең өчен тырыша. Бәйрәм яллары сезгә бик күп эшләр вәгъдә итә. Шулай да, ял итәргә вакыт табыгыз, табигатькә чыгыгыз күбрәк вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз.

Үгезбозау

Бәйрәм ялларына туган көннәр кушылып китәр. Гаиләдә дә, эштә дә – тәртип. Бик катлаулы бер мәсьәләне хәл итүдә тәмле телле булуыгызның ярдәме тияр. Аз гына алдашып алу максатыгызга ирешү мөмкинлеге бирер. Барысы да сезнең кулда.

Игезәкләр

Очрашып йөргән кешегез сезгә туры киләме-килмиме, барысы да ачык­ланыр. Нәрсә булса бар да яхшыга дип кабул итегез. Сезне алда тормышыгызны 180 градуска үзгәртерлек яңалыклар көтә. Әлбәттә сезнең файдага. Акча мәсьәләсенә килгәндә, уйламаган керем көтә.

Кысла

Тәвәккәл булуыгыз нәтиҗәсендә уйлаган планнарыгызның берни кадәре тормышка ашар. Әлбәттә, тырышлык та кирәк. Бу бәйрәм яллары сезнең өчен эш белән алышыныр. Акча белән мода артыннан куып тотып булмый. Сезгә ял кирәк.

Арыслан

Атна дәвамында күтәренке кәефтә булырсыз. Бу атна сезнең өчен бик уңышлы. Дусларыгыз белән күңелле очрашулар, кич утырулар, күңелле вакыйгалар көтелә. Ялларда акча янчыгыгызны ныграк тотыгыз, күбрәк акча сарыф итүегез дә бик ихтимал.

Кыз

Тиздән кулыгызга мул гына керем китерерлек эш эләгәчәк. Бөтен көчегезне эшкә йөгәнләү һәм алыштыргысыз хезмәткәр икәнегезне күрсәтү мөмкин булачак. Шәхси тормышыгыз да яхшы якка үзгәрер. Бәйрәм көннәрендә туганнарыгыз, дусларыгыз белән күрешү күңелле үтәр.

Үлчәү

Кызыклы очрашулар һәм танышулар ихтималы арта, кайбер кешеләр белән элеккеге мөнәсәбәтләрне яңача итеп үзгәртә алачаксыз. Сезнең иң кадерле күптәнге хыялыгыз тормышка аша башлый. Барысы да үзегездән тора, хәерле булсын.

Чаян

Энергияне юкка әрәм итмәскә кирәк, шуңа күрә эш планын алдан төгәл төзү мөһим булып тора, бу очракта. Чәршәмбе – карьера үсешен җитәкчелек белән сөйләшү өчен яхшы көн. Бәйрәм артыннан мөһим чаралар планлаштырмагыз, бар эшнең үз җаена агуын тыныч кына көтегез.

Укчы

Сезнең башыгызга төрле идея килеп кенә тора. Шуның аркасында бер урында озак утыра алмассыз.Хезмәттәшләрегезнең киңәш­ләренә колак салыгыз бераз. Бу очракта алар хаклы. Эш урынын еш алыштыру – абруенны киметәчәк.

Кәҗәмөгез

Эштә дә, шәхси тормышта да – кызыклы, уңышлы чор. Хезмәттәшләрегездән үзгәрәк фикер йөртүегез четерекле бер мәсьәләнең очына чыгарга ярдәм итәр. Шулай да, алдан куанмагыз, сезнең уңышка көенүчеләр дә юк түгел. Әбиләр әйткәнчә: «Бер алдыңа, биш артыңа кара».

Сукояр

Көч-куәтегез ташып торган чор. Май кояшы сезгә илхам чыганагы булыр. Килеп ирешелгән мәгълүматларга бик сак карагыз, юкса ялгышлык эшләп ташлавыгыз бар. Ат­на ахырында әйбәт кенә керем алачаксыз. Иң куандырганы, күптәнге хыялыгыз тормышка ашар.

Балык

Атна башына билгеләнгән эшләрегез үзегез көткәннән дә яхшырак үтәлер. Тормышыгызга да уңай үзгәрешләр керер. Ял көннәрендә гаиләгез белән табигатькә чыгуның нәтиҗәсе, үзе­гезгә атнага җитәрлек күңел күтәренкелеге бүләк итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев