Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

«АВТОБАБАЙ-2018 бәйгесенең бер җиңүчесе - Әтнәнеке!

Арчада 3 сентябрь көнне "Автобабай-2018" бәйгесе узды.

Әлеге бәйгедә Олы Әтнәдә яшәүче, бүгенге көндә Арча ДОСААФ оешмасында инструктор булып эшләүче Илфир Зәйнуллин - 3 урын алды. Һәм алар  - бу бәйгедә призлы урын алган өч машина йөртүче дә республика күләмендә узачак "Автобабай -2018" бәйгесендә катнашачаклар.

- Мин бу бәйгегә әзерләнмәгән дә идем, белмәдем дә, Арчага баргач, фотога төшәбез, дигәч ризалаштым. "Фото гына түгел, аның бүләк, дипломнары да бар бит", дигәч кенә чын бәйге икәнлеген аңладым. Ныклап әзерләнгән булсам, беренче урынны да алып була иде. Ә Казанда Әтнә өчен чыгыш ясыйм, Алла боерса,-  ди  63 яшьлек, машина йөртү стажы 30 ел булган, 4 ел ДОСААФ инструкторы булып эшләүче Илфир абый Зәйнуллин.

Арчадан  кубок, грамота, истәлекле бүләк белән кайта ул.  Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев