Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Яңа трасса тиз төзелә

Мәскәү белән Казан арасында төзелүче яңа зур тизлекле “М12” автомагистрале куллануга вакытыннан, ягъни, план буенча каралганнан алдарак тапшырылырга мөмкин.

Автодор” дәүләт корпорациясендә әнә шул хакта хәбәр иткәннәр. Элегрәк, акча җитмәү сәбәпле автотрасса төзелешен тизләтеп булмый дип аңлатканнар иде. Димәк, акча табылган.

Башлангыч план буенча яңа федераль юлны 2027 елны ачарга телиләр. Төзелешне үзләре үк яңа трасса белән нык кызыксынган шәхси инвесторлар ярдәмендә тизләтү мөмкин булды.

Эш шунда, Мәскәү белән Өфе каласын тоташтыручы “М7 – Волга” федераль трассасы трафикны тиешенчә башкара алмый, шуның аркасында күп кенә йөк ташучылар зыян күрәләр. Монда куркынычсызлык белән дә проблема бар, “М7” трассасында юл хәрәкәтенең югары тыгызлыгы аркасында, монда юл-транспорт һәлакәтләре дә ил буенча уртачадан югарырак.

Юл төзелешен тизләтү Россиянең чит ил партнерларына да отышлы, чөнки “М12” “Ауропа-Көнбатыш Кытай” Халыкара трассасының бер өлеше булачак. Ачылганнан соң, ул юл дөньядагы юл системалары арасында иң ихтыяҗлыларның берсенә әйләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, яңа трассаның гомуми озынлыгы 729 километр тәшкил итә.

Юл төзелеше белән бергә, бик күп яңа төзелешләр дә күзаллана. Мәсәлән, Идел аша яңа күпер салыначак. Дөрес, күп кенә торак пунктларда яшәүчеләрнең каршылыгы аерым проблемага әйләнде. Еш кына яңа юл алар янәшәсеннән яки ул пунктлар аша үтәргә тиеш. Бу проблемаларны халык өчен минималь югалтулар белән хәл итәргә вәгъдә итәләр.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/usedcars/trassu-m12-mejdu-moskvoi-i-kazaniu-mogut-postroit-bystree-na-eto-nashlis-dengi-5e4aa1a49f3ad148f415557a?&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D1%80%D0%BE%D1%81%D1%81%D0%B8%D1%8F-%D0%BF%D0%BB%D0%B0%D1%82%D0%BD%D0%B0%D1%8F-%D0%B4%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B3%D0%B0-%D0%BF%D0%BB%D0%B0%D1%82%D0%BD%D0%B0%D1%8F-%D1%82%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%81%D0%B0-3330843/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев