Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

1 июль – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан районы башлыгы Рөстәм Хисамиев котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле сугыш хәрәкәтләре ветераннары!

Сезне 1 нче июль – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм Ватанны яклауда, илебезнең тынычлыгын һәм иминлеген саклауда чын батырлык күрсәткән, авыр сынауларны намус белән үткән кешеләргә багышлана. Сезнең фидакарь хезмәтегез, ныклык һәм туган илгә чиксез мәхәббәт үрнәге булып, халык хәтерендә мәңгегә сакланачак.

Әтнә җиреннән булган батыр улларыбызның казанышлары безнең өчен чын горурлык чыганагы. Сезнең батырлыкларыгыз, Ватан алдындагы хезмәтегез алдында баш иябез.

Кадерле ветераннарыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, рухи көч-куәт, күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим. Якыннарыгызның җылысы, хөрмәте һәм игътибары һәрвакыт сизелеп торсын! Өстегездә һәрвакыт тыныч күк йөзе булсын!

Хөрмәт белән, Әтнә муниципаль районы башлыгы Хисамиев Рөстәм Шәһит улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев