Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

1 июльдән банклар аз керемлеләргә яңалык кертә: социаль счетлар һәм кертемнәр пәйда булачак

өкүмәт каршындагы Финанс университеты белгече Жанна Ивановская “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Россиядә 1 июльдән банкларның яңа төр продукты – социаль ярдәм чаралары алучылар өчен билгеләнгән социаль счетлар һәм социаль вкладлар гамәлгә кертеләчәк. Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты белгече Жанна Ивановская “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. Аның әйтүенчә, яңа счетлар һәм вкладларны социаль ярдәм алучылар исемлегенә (Хөкүмәт раслый) кертелүчеләр генә ача алачак. Белгеч сүзләренә караганда, социаль счет калдыгына һәр ай саен банкта физик затлар өчен бер айдан бер елга кадәрге вкладларга гамәлдә булып килгән иң югары ставка буенча процентлар исәпләнәчәк. Ивановская аңлатып үткәнчә, бер кеше күп дигәндә бер генә социаль счет һәм социаль вклад ача ала. Вклад күләме 50 000 сумнан артмаска тиеш, һәм ул бер елга (автомат рәвештә тагын бер елга озайту шарты белән) ачыла. Акчаны сумнарда гына салырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта белгеч бары тик Дәүләт хезмәтләре порталы (электрон имзага ия булганда) аша гына килешүне рәсмиләштереп булуын әйткән. Беренче вакытларда фәкать зур банклар гына социаль вклад тәкъдим итә алачак. Ә инде 2027 елның 1 гыйнварыннан вкладларны иминиятләштерү системасына керүче барлык кредит оешмалары моңа җәлеп ителәчәк. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев