21 ноябрь – салым хезмәткәрләре көне
Әлеге чара Россиядә 2000 елдан билгеләп үтелә.
Петр I чорыннан башлап, күп кенә үзгәртеп коруларны һәм үзгәрешләрне үтеп, Россиянең хәзерге салым системасы дәүләтнең барлык икътисадый өлкәләрен чагылдыручы егерме һәм аннан да күбрәк законнарга нигезләнә.
Ни кызганыч, бүгенге көндә Федераль салым хезмәте идарәсенең Татарстан буенча 5 санлы Әтнәдәге филиалы үз эшен туктатты. Борчыган сораулар булган очракта, Казан шәһәрендә урнашкан Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче салым инспекциясе бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бүгенге көндә бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Газета укучыларыбызның күбесенә шәһәргә барып йөрергә дә туры килмәде. Мөнир Әмир улы сорауларга тиз арада җавапларын да бирде. Ә без, үз чиратыбызда аларны укучыларыбызга шалтыратып җиткерә бардык. Моның өчен рәхмәт аңа.
Исегезгә төшереп, шунысын да әйтәсебез килә, физик затларның үз исемнәренә теркәлгән мөлкәткә салым түләве 1 декабрьдә төгәлләнә. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, салымнарыгызны вакытында түләргә тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев