69 кеше кайткан
Әтнә районы миграция пункты мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 3 аенда район территориясенә 69 чит ил гражданы кайткан.
Кайтучы чит ил гражданнарының күбесе БДБ илләреннән. Ягъни, безнең районга Әрмәнстаннан ике кеше, Таҗикстаннан – 48, Үзбәкстан якларыннан 19 чит ил гражданы кайткан. Кайтучы чит ил гражданнарының төп максаты – хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру булса, араларында бары тик кунак булып кайтканнары да бар. Бу хакта район миграция хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев