Әгерҗедә көчле җил агачларны аударган, түбәләрне куптарган, электр үткәргечләрен өзгән
Хәбәрләр

Әгерҗедә көчле җил агачларны аударган, түбәләрне куптарган, электр үткәргечләрен өзгән

Бүген иртән Әгерҗе шәһәре һәм районында көчле җилнең аяныч нәтиҗәләре турында 19 хәбәр килгән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агачлар аву турында – 9, электр үткәргечләре өзелүгә бәйле – 5, көчле җилнең түбәләрне куптарып ташлавы хакында 5 хәбәр килгән.

Урында Әгерҗе янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшли. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

 Чыганак Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

 


Нет комментариев