Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Җәй ахырына яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр төшәчәк

Икътисадчы шулай фаразлый

Россиядә җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәяләр якындагы ике айда төшәргә мөмкин. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының корпоратив финанслар һәм корпоратив идарә кафедрасы доценты Ольга Борисова шундый фаразларын белдерде, дип хәбәр итә NEWS.ru.

Белгеч бәяләвенчә, помидор, кыяр, яшелчә һәм җиләк-җимешләр хәзерге бәяләр белән чагыштырганда якынча 30 процентка арзанаерга мөмкин.

Борисова билгеләп үткәнчә, бәянең сизелерлек кимүе рубльнең алга таба ныгуы һәм җиләк-җимеш – яшелчә продукциясенең күләмнәре артуга бәйле булырга мөмкин.

Икътисадчы шулай ук якындагы ике атнада ук сезонлы җиләкләр – карлыган һәм крыжовник арзаная башлар дип көтә. Әмма, аның сүзләренчә, бәяләрнең кискен төшүен көтәргә кирәкми, чөнки ихтыяҗ югары булып кала, ә тәкъдим әлегә чикләнгән. 2026 елның июнь ае белән чагыштырганда бу җиләкләрнең бәясе 5-10 процентка кимергә мөмкин.

Моннан тыш, эксперт алма һәм грушага бәяләрнең кимүен фаразлый. Әгәр уңыш югары булса, бу җиләк-җимешләрнең 3-5 процентка арзанаюы ихтимал

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев