Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алимент буенча миллион сум бурычы булган ир-атны хөкем итәләр

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре миллион сумга якын алимент буенча бурычы җыелган ир-атка карата гаепләү актын раслады. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 37 яшьлек ир-ат 2017 елдан алып кызына алимент түләргәш тиеш булган. Суд карары булуга карамастан, 2022 елның июненнән 2023 елның февраленә кадәр ата кеше алимент түләмәгән. Аның алимент буенча бурычы 855 мең сум җыелган.

Ир-ат гаебен тулысынча таныган һәм бурычын түләп бетергән. Ул элек тә шул ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Хәзер җинаять эше Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев