Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ары авылында балалар Сабан туе булып узды

Әле генә бөтен район һәм республика халкын бәйрәмгә җыйган иде арылар. Инде зурлап балалар Сабан туен үткәрделәр.

Бу арада көннәре яңгырлы булса да, арылар үткәргән балалар Сабан туенда яңгыр да яумый торды. Балалар рәхәтләнеп ял итсеннәр дигәндер инде табигатьтә. Сабантуй бәйрәмен Раилә һәм Фидаил Кадыймовлар матур традицияләребезне югалтмаска тырышып, балалар арасында милли уеннарыбызны уйнаттылар.

Сабантуй – ул бары тик бәйрәм генә түгел, ә татар халкының гореф-гадәтләрен, милли рухын саклаучы, киләчәк буыннарга мирас итеп калдыручы мөһим вакыйга. Быелгы Сабантуй да, бу традицияне дәвам итеп, барлык катнашучыларның күңелендә якты хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев