Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ары мәдәният йортында «Башваткыч» уены булды

Бәйрәмнәре үзенчәлекле, һәркем теләп килә.

Язгы беренче бәйрәм — гүзәл затларыбыз: газиз әниләребез, апа — сеңелләребез бәйрәме. Ары мәдәният йортында «Әниләргә назлы сүзләр» исеме белән бәйрәм кичәсе — башваткыч булып үтте. Бәйрәмгә апаларыбызны, әбиләребезне котларга "Изгелек"үзәге хезмәткәрләре дә килгәннәр иде. Башваткычны кунакларыбыз уйнады.Җиңүчебез булып Айгөл Баһавиева калды. Бәйрәм кичәбездә матур җырлар, иҗат итүче кызларыбыз, егетләребезнең шигырьләре яңгырады. Кичәбез матур үтте. Чәй өстәле артында бәйрәмебезне дәвам иттек. "Барлык әниләрне, апа — сеңелләрне бөйрәм белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, имин көннәр телибез. Күкләребез аяз, елларыбыз тыныч булсын иде, дигән теләктә калабыз", - ди Раилә Кадимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев