Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ат чабышы - 2026

Фоторепортаж

Атлар, атлар... Бу күркәм-батыр малкай нинди генә рәвештә басып тормасын, ул ыспай. Чапканда – ярсу матур, үрә басканда – текә матур. 
Ат хәтта тезләнгән чагында да горур. Борын-борыннан ук халкыбыз ат яраткан, аны тәрбияләгән, Сабантуйга әзерләгән. 
Сабантуйларны күпләр ат чабышы һәм көрәшне күзәтер өчен генә дә көтеп алуы сер түгел. 
Ат чабышлары – борынгыдан килгән гадәт, татар халкының милли йоласы. 
Шуны әйтергә кирәк, Сабан туен оештыручылар быел аның бөтен шартын китергәннәр, ат чаба торган юл эшкәртелгән. Ат чабышында җирле һәм кунак атлар да чапты. Җирле чабышта өч заезд булды.
Беренче заезда 7 ат чапты. Беренче булып Тукай хуҗалыгыннан «Шопен Шот» кушаматлы атта Ислам Габдрахманов килде. «Ленин»ның «Лонграф»ы аннан калышмады – икенче булды. Җайдагы – Фәнил Сабирҗанов. Өченче булып «Мәңгәр»дән «Латифа» – җайдагы Айнур Шәяхмәтов үтте. 
Икенче заездда 8 ат катнашты һәм монда «Ленин» хуҗалыгының «Фармелькайт»ка җитүче булмады. Җайдагы – Илдар Хәкимов. Икенче – «Күшәр» хуҗалыгыннан «Зиркә» – Рүзәл Галимҗанов, өченче – «Дусым» хуҗалыгыннан Рафис Җәләлиев «Фартуно» белән килеп керде. 
Өченче заездны 7 ат дәвам итте. Беренче булып «Уңыш» уңышка иреште. Финишка «Фабула РТ» белән Рәмис Шиһапов керде. Икенче булып «Дусым» «Карлыгач»ы – Рафис Әхмәтханов. Шул хуҗалыкның «Йолдыз» кушаматлы аты белән Рәзил Җәләлиев өченче булып үтте.
Шулай итеп, һәр заезддан өчәр ат җиңүче булып, финалга уздылар. Финалда беренчелекне «Шопен Шот» кушаматлы атта Ислам Габдрахманов алды. Икенче – «Ленин»ның «Лонграф»ы, өченче – «Уңыш»ның «Фабула РТ» аты. Искән җилләргә бирешергә теләмичә, башларын каерып, зур горурлык белән җиргә кәс-кәс басып, йөгереп-уйнаклап баручы атларның матурлыгыннан күзләр ял итте.  
Кунак атлар чабышын да һәркем кызыксынып күзәтте. Әлеге заездда Ленин исемендәге күмәк хуҗалыктан “Гомат” кушаматлы ат беренчелекне бирмәде. Җайдагы – Алексей Семенов. “Мәңгәр” хуҗалыгыннан Руса Куин кушаматлы ат   икенче урында. Җайдагы Павел Степакин. Өченче урында “Таң” күмәк хуҗалыгының “Агыйдел” кушаматлы аты булды. Җайдагы – Илназ Шакирҗанов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев