Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовның сабантуй котлавы

Кадерле райондашлар! Әтнәбез кунаклары!

Милли бәйрәмебез Сабантуй уңаеннан кайнар сәламнәремне һәм котлауларымны җиткерергә рөхсәт итегез. Сабантуй үзендә тынычлык, хезмәт, гаделлек кебек төшенчәләрне гәүдәләндерә. Шул ук вакытта ул туган телебезгә, милли тарихыбызга һәм мәдәнияткә, борынгыдан килгән традицияләребезгә хөрмәт тәрбияли.
Сабан туе – беренче чиратта авыл кешесе, җирдә эшләүче бәйрәме ул. Районыбыздагы барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга, эшмәкәрләребезгә, оешмаларыбызга, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге бәйрәмнең иң зур кунаклары – авыл эшчәннәре, игенчеләр, терлекчеләр. Аларның  хезмәт нәтиҗәләре сокланырлык. Елдагыча авыл эшчәннәре матур хезмәт уңышлары күрсәттеләр. 
Кадерле Әтнә районы халкы! Намуслы хезмәтегез аша һәрдаим зур хезмәт җиңүләренә ирешәсез. Сабантуйның үзенчәлекле, игелекле атмосферасы сезне яңа җиңүләргә рухландырсын, алдагы көнгә ышаныч өстәсен. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә нык­лы сәламәтлек телим. Бу ямьле бәйрәм һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек алып килсен! 
Чын күңелдән бәйрәм белән котлап, барыбызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим! Ил-көннәребез тыныч булсын!
Габделәхәт Хәкимов,
 Әтнә районы башлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев