Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиев Сабан туе бәйрәме белән котлады
Кадерле райондашлар! Әтнәбез кунаклары!
Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм!
Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татар халкының хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Сабантуй үзендә тынычлык, хезмәт, гаделлек кебек төшенчәләрне гәүдәләндерә. Шул ук вакытта ул туган телебезгә, милли тарихыбызга һәм мәдәнияткә, борынгыдан килгән традицияләребезгә хөрмәт тәрбияли.
Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Әтнәбез өчен ул икеләтә кадерле, чөнки без – чиста авыл хуҗалыгы районы: төп вазифабыз – җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз – ил табынын тулыландыру. Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз, дип горурланырга була. Көнне-төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәне бүген хаклы рәвештә ял итә. Сәбәбе җитди: язгы кыр эшләрен, чәчүне уңышлы тәмамладык, инде сенаж сала башладык. Терлекчелектәге уңышларыбыз да дуслар – сокланырлык, көндәшләр – көнләшерлек. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, Әтнә районы алдынгы урыннарда. Бу безнең уртак хезмәт җимешебез.
Районыбыздагы барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга, эшмәкәрләребезгә, оешмаларыбызга, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле әтнәләр, хөрмәтле кунаклар - туганнар, якташлар, дуслар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Сау-сәламәт булып, рухи шатлык белән, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын! Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез – Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Ихтирам белән Рөстәм Хисамиев, Әтнә районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев