Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиевның «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән матур һәм якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, безнең ныклы терәгебез, рухи көч һәм бәхет чыганагы. Мәхәббәт, тугрылык, үзара хөрмәт һәм ярдәм – һәр йортның яктылыгы, ә балалар – безнең якты киләчәгебез.

Татарстан Республикасында гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга аерым зур игътибар бирелә. Республикабызда күп балалы гаиләләргә, яшь әти-әниләргә ярдәм күрсәтү буенча күпсанлы дәүләт программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Безнең төбәктә гаилә традицияләрен дәвам итү, әниләр һәм балалар өчен уңайлы шартлар тудыру, халык педагогикасы һәм милли тәрбия кыйммәтләрен популярлаштыру юнәлешендә бик зур һәм системалы эш алып барыла. Бу безнең халкыбызның сәламәтлеге, милләтебезнең киләчәге өчен бик мөһим.

Безнең Әтнә районы да көчле, хезмәт сөючән һәм абруйлы гаиләләре белән дан тота. Районыбыздагы тату, үрнәкле гаиләләр, буыннар чылбырын өзмичә яшәүче династияләр – барыбыз өчен дә горурлык һәм олы үрнәк.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм муллык телим. Йортларыгыздан һәрвакыт мәхәббәт, җылылык, шатлык һәм үзара аңлашу китмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев