Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районы Югары Сәрдә авылы халкы да үз хокукларын беләләр хәзер

Югары Сәрдә авыл җирлеге бинасында халыкны кабул иттеләр. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Югары Сәрдә авылы халкы белән дә очрашу үткәрде.

Югары Сәрдә авылы районыбызның ерак читендә урнашкан. Әлеге авылга барып җитү дә бик җиңелләрдән түгел. Шулай булса да Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров халык белән очрашу мөмкинлеген тапты.

Авыл халкын кабул итү турында алдан ук тиешле белдерүләр куелда. Авыл җирлеге башлыгы да бу өлкәдә ярдәмгә килде. һәм билгеләнгән вакытта авыл халкы җирлек урнашкан бинага килеп, үзен кызыксындырган сорауларны бирде. 
Кабул итү барышында сәүдә өлкәсенә, шул исәптән дистанцион сату өлкәсенә кагылышлы сораулар килде. Барлык сорауларга да гамәлдәге закон нигезендә җаваплар бирелде. Очрашуга килүчеләр арасындагы Рәйханә апа:

- Без күбебез Арчага, Әтнәгә кадәр барып җитә алмыйбыз. Мондый очрашулар тагын булса иде, дип әйтәсем килә, - дип үз фикерен белдерде.
Барлык катнашучыларга тарату материалы тәкъдим ителде.

Без дә, соңгысы булмас, дигән фикердә калдык. Мондый очрашулар бик кирәк икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев