“Әтнә таңы”н көтеп алабыз”
Матбугатка 2025 елның II яртыеллыгына язылу бара.
Көн артыннан көн уза, дигәндәй, “Әтнә таңы”на язылу чорының иң мөһим вакытына кереп барабыз. Үз-үзегезгә һәм тирә-ягыгыздагыларга гади генә сорау бирегез әле:
“НИ ӨЧЕН “ӘТНӘ ТАҢЫ”?
Ә бар да гади.
Мәүлия Зарипова, Күңгәр авылы:

– “Әтнә таңы” газетасын гаиләбез белән көтеп алабыз. Яратып укыйбыз. Бөтен район яңалыклары, хәбәрләре, райондашлар тормышы белән “Әтнә таңы” газетасы аша танышып барабыз. Язылганга һич үкенмибез, бик матур язмалар чыга. Рәхмәт сезгә, – дип каршы алды ул безне Күңгәр авылында газета өләшкән вакытта капка алдына чыгып.
Шушы ук авылның Карл Маркс урамында яшәүче Розалия Әмирова белән Марзыя Таҗиева да безне, “Әтнә таңы” хезмәткәрләре килгәнне капка алдында каршы алдылар.

– Район газетасына язылмый калганыбыз юк. Рәхмәт хезмәтегез өчен. Кулга “Әтнә таңы” газетасын алуга бер карап, район яңалыклары белән танышып чыгабыз, – диделәр.
Райондашларыбызның җылы сүзләре йөрәккә сары май булып сарыла, әлбәттә. Ни генә дисәк тә, телефон, интернет челтәрләреннән тыш, газетаны көтеп алучыларыбыз, яратып укучыларыбыз бар әле, Аллаһка шөкер.
Июнь аеның уртасына якынлашып киләбез. Бу чорда газета-журналлар өчен “урак өсте”. Чөнки 2025 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара. Бара, дип кенә әйтү дөрес тә түгелдер, бик кызу чор.
Чөнки авыл кешесе өчен җәй – иң мәшәкатьле айларның берсе. Авылдагы эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Шуңа да карамастан, райондашлырыбыз газета укырга да вакыт таба. Юкка гына, Әтнә ягын мәгърифәтле як, димиләр инде.
Инде килеп, “Әтнә таңы” газетасына язылуга күчик. Газета-журналларга язылу барышында укучыларыбыз арасында төрле бүләкләр дә уйнатабыз. Апрель ае, май башында булган ункөнлеккә нәтиҗә ясап, бүләкләрне уйнаттык инде.
Күәм авылыннан Ләйсән Ганиева, Олы Мәңгәрдән – Нәкыйп Сабирҗанов, Күңгәрдән Зөлфия Сәләхова бүләкләр оттылар. 3 июньнән 13 июньгә кадәр барган ункөнлек һәм дә 25 июньгә кадәр “Әтнә таңы” газетасына язылучылар арасында кабат бүләкләр уйнатачакбыз.
Моннан тыш, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте дә чираттагы акцияне игълан итте. “Әтнә таңы” газетасына һәм дә “ТАТМЕДИА” АҖ нәшер иткән тагын бер газета яки журналга язылучылар арасында “100 мең сум акча, телевизор һәм башка бүләкләр” акциясе игълан итте. Шунысы куанычлы, әлеге акциядә катнашып, Әтнә районыннан бер генә түгел, хәтта берничә газета укучыларыбыз кыйммәтле бүләкләргә лаек булалар.
Моннан тыш, “ТАТМЕДИА” газета-журналларга иң күп данәдә язылучылар арасында да акция игълан итте. Иң күп данәдә язылучылар арасында вертикаль пылесос, электр иттарткыч һәм башка төр бүләкләр уйнатыла.
Кыскасы, басу-кырда эшләүче игенчеләребез, фермада эшләүче терлекчеләребез, үз өлкәсенең чын осталары саналган хезмәт алдынгылары турында белергә теләсәгез – “Әтнә таңы”н укыгыз! Район авыллары, танылган шәхесләре, тарихи язмалар турында да газетабыз аша таныша аласыз.
Шунысын да әйтәсе килә, газета-журналларда бастырылган язмалар тарих битләрендә урын ала. Чөнки 30-40 еллап вакыт узгач, ниндидер шәхес яки вакыйга турында мәгълүмат кирәк булса, һичшиксез газеталарны актара башлыйбыз. Чөнки интернет яки социаль челтәрләрдә басылган, язылган язмалар алар вакытлыча гына, вакыт узган саен югала баралар.
Шуңа күрә дә, бүгенге көндә район халкы тормышын чагылдырган “Әтнә таңы” газетасына язылырга тырышыгыз.
Нинди генә заманалар булса да, басма матбугат үз йөзен югалтмаган. Һәм бу шулай булып калачак та.
Кабат исегезгә төшерәбез, 3 июньнән 13 июньгә кадәр ункөнлек уза, “Әтнә таңы” газетасына ташламалы бәядән бары тик – 822 сум 90 тиенгә генә язылырга мөмкин. Һәм алты ай дәвамында газета сезнең өегезгә килеп торачак. Шулай ук газетага язылу квитанция күчермәләрен редакциягә юлларга онытмагыз.
Алдагы яртыеллыкта да бергә калыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев