Әтнә укучыларын алда имтиханнар көтә
“Соңгы кыңгырау” чарасы районыбызның барлык мәктәпләрендә дә 24 май көнне узды. Һәр мәктәпкә дә укучыларны котлау өчен оешма җитәкчеләре барды.
Быел мәктәпләрнең 11 сыйныфын 30 укучы бала тәмамлый. Алар арасыннан 14е уку нәтиҗәләре буенча медаль алыр дигән өмет бар. Арадан 3се 2 дәрәҗә, 11е 1 дәрәҗәдәге медаль дәгъвалый. Бу медальләрнең аклануы имтихан нәтиҗәләре буенча билгеле булачак. Һәрхәлдә, мәктәпләрдә дәгъва кылучыларның барысы да медаль алырлар дип фаразлыйлар.
9 сыйныфны 109 бала тәмамлый. Аларның 99ы ОГЭ – төп дәүләт имтиханы, 6 укучы ГВИ – имтиханның җиңеләйтелгән вариантын бирә.
21 май көнне Арчада беренче имтихан узды. Анда инглиз теленнән төп дәүләт имтиханын 9 сыйныфлардан 7 укучы бирде. Кичә, 23 май көнне татар теле буенча төп дәүләт имтиханын 46 укучы тапшырды. 26 май көнне шулай ук төп дәүләт имтиханнарын химия, биология, информатика, обществознание фәннәреннән 80 укучы тапшыра. 29 май көнне физика, химия, тарих, география фәннәреннән 48 укучы тапшыра. 3 июнь көнне 105 укучы математика фәненнән имтихан тота. 6 июнь көнне 17 укучы, бу очракта алдагы көнне тапшыра алмаганнар, фәннәр берләшкән информатика, география, обществознание тапшыра. 9 июнь көнне төп дәүләт имтиханнарының финишы – рус теле белән тәмамлана.
Бердәм дәүләт имтиханнарына килсәк, 23 май көнне химия һәм тарих фәннәреннән 7 укучы җавап тотты. “Арчада барысы да яхшы гына тапшырып кайттылар”, - дип хәбәр иттеләр Мәгариф бүлегеннән. Киләсе имтихан – Бердәм дәүләт имтиханы, математиканың профиль һәм база өлешеннән була. Ул 27 май көнне уза. 30 май көнне, әйткәнебезчә 30 бала, рус теленнән җавап тота. 2 июнь көнне 18 укучы физика, обществознание фәннәрен тапшыра. 5 июнь көнне 7 укучы биология һәм инглиз теле буенча Арчада имтихан тота. 10 июнь көнне 2 укучы – информатика, 3 укучы инглиз теленең телдән бирү өлешен Арчада тапшыралар. 16 июнь көнне соңгы имтиханны 1 укучы география фәненнән тапшыра – анысының урыны әлегә төгәл билгеле түгел. Республика дәүләт имтиханын татар теленнән Күңгәр урта мәктәбеннән 1 укучы тапшыра. Республика буенча татар телен 33 укучы бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев