Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсендә «Барысы да хыялдан башлана...» исемле очрашу кичәсе узды

Әтнә үзәк китапханәсендә яшь рәсем остасы Хөснетдинова Зөһрәнең иҗат җимешләреннән “Барысы да хыялдан башлана...” исемле рәсем күргәзмәсе төзелде.

Зөһрә Раил кызы гүзәл табигатьле Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында дөньяга килә. Кечкенәдән рәсем сәнгате белән кызыксына. Үзе дә бик матур итеп рәсемнәр ясый.  Зөһрәнең 30 лап картинасы бар. Алардан тыш, соңгы елларда рәссамнар арасында  гына түгел, ә  яшьләр арасында бик популяр булган берничә скетчбук та бар. Чын рәссамнар кебек киндер тукымага ясалган картиналары бары өчәү генә булуга карамастан, Зөһрәгә әле 17яшь кенә икәнен онытмаска кирәк.
        22 декабрь көнне Зөһрәнең үзе белән иҗади очрашу кичәсе дә үтте. Кичәгә Олы Әтнә мәктәбе укучылары килде. Махсус кунак – рәссам Илдар абый Валиуллин Зөһрәнең иҗатына уңай бәя бирде, аңа үзенең киңәшләрен җиткерде. 

        Күргәзмә үз эшен яңа ел ялларында да дәвам итәчәк. Яшь рәсем остасының эшләре белән кызыксынган кеше китапханәгә рәхим итегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу бик тэ кирэкле вэ файдалы очрашу.Безнен Этнэ ягыннан рэссамнвр бик аз.Аларны узебез устерергэ тиеш.Маладис,сенлем,булдырасын икэн,тырыш,сэнгать тырышлыкны бик тэ ярата ул.Илгиз абыен Кадыйров.