Әтнәдә бәйрәм көннәрендә кайда ял итәргә?
Ял көннәре – туйганчы ашап, аңгырайганчы йоклау дигән сүз түгел ул.
Табиблар бу көннәрне сәламәтлек өчен аеруча куркыныч дип саныйлар. Эш шунда, без, адәм балалары, дөрестән дә рәхәтләнеп ял итүгә, берни эшләмәүгә, ялкаулыкка тиз ияләнәбез. Сәбәп кенә булсын. Өстәвенә, моңа алкоголь дә килеп кушылса, кешене, бу очракта ир-атны диик, хатыны кая алып кайтып куйса, ул шунда йоклый...
Ә бит күңелле итеп ял итә торган җирләр бик күп Әтнәбездә. Яңа ел бәйрәмнәре чорында балалар белән Үзәк чыршы янына килергә була. Әлбәттә, кечерәк балалар өчен бик кулай урын бу. Рәхәтләнеп тау шуалар монда.
Моннан тыш, шугалакка яки 5 гыйнвар көнне тантаналы ачылган чаңгы базасына сәяхәт ясарга була. Болар икесе дә гаилә ялын оештыру өчен иң уңайлыларыдыр, мөгаен. Тимераякта шуу да, нарат урманнары арасында чаңгыда йөрү дә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирәләр. Өстәвенә, сәламәтлекне ныгыталар. Ә барыннан да бигрәк, безгә бик нык җитмәгән әйберне – бөтен гаилә белән ял итү мөмкинлеген бирәләр.
Әлбәттә, әтнәләр иң яратканы – Үзәк чыршы янында көн аралаш узучы Яңа ел чаралары. Анда тамашачы да, катнашучылар да күп була.
Теләүчеләр аларның эш графиклары белән бездә үк таныша алалар. Бу хакта хәбәр иткән идек. Чөнки ял көннәре булуга карамастан, без сезнең өчен эшлибез.
Бәй1рәм көннәрендә кайда ял итәргә була? Бу хакта райондашлардан да сораштык.
- Үзәк паркта, әлбәттә. Кышкы табигатьтән матуррак берни юк, диделәр бер төркем булып баручы райондашларыбыз. Кызганыч, исемнәрен әйтмәделәр, чынлыкта, үзем дә алар фикере белән килешәм.
- Ә минемчә, Үзәк чыршы янында авыл җирлекләре оештырган Яңа ел чараларына җитүче юк. Менә ул – ял! – диде райондашыбыз Марат.
- Чаңгыда шуу, чаңгы базасына барып түгел, басуга чыгу күпкә отышлырак. Мәңге истә кала торган ял ул, диде райондашыбыз Рамил.
Сания фикере дә ошады:
- Мин суыкны бик яратмыйм. Шуңа күрәме, миңа бассейнда су коену күбрәк ошый, диде.
Дуслар, ә сезгә күбрәк кайда ял итү ошый? Языгыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев