2023 елның 23 июнендә 2023 елгы Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе старт алды.
Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Бердәм Россия» бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе уздырылды.
Ярминкәгә 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнар, студентлар, эшкә баручы гражданнар, эшсезләр килде.
Эш бирүчеләр катнашты:
♦️"Кушар"АХПК АҖ;
♦️"Менгер"АХПКсы;
♦️"Тукай"ҖЧҖ;
♦️"Чулпан"МБУ АҖ;
♦️"АК БАРС БАНК"ААҖ;
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат вәкилләре чакырылган.
Гражданнарга вакансияләр тәкъдим ителгән: банк белгечләре, аш-су остасы, тәрбияче ярдәмчеләре, кадрлар буенча белгеч, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төрле эшчеләр, сакчы, җыештыручы.
Ярминкәгә килүчеләр вакансияләр, үзәк белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләре турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Чараның максаты-район халкын эшкә урнаштыруга ярдәм итү.
Нет комментариев