Әтнәдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясалды
Быел районыбыз мәктәпләренә 1120 укучы бала килеп, аларның 116сы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керә.
"Туган ягым" мәдәният һәм ял паркында ярдәмшә мохтаҗ гаиләләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылды.
Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов һәм бүлек белгечләре, мәктәп директорлары, укытучылар, социаль ярдәм белгечләре, җитәкчеләре Алия Абдуллина катнашында мәдәният хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм чараның төп геройлары – нәниләр катнашты.
2007 елдан дәвам итүче бу изге эш җаваплы җитәкчеләр һәм иганәчеләр ярдәме белән уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев