Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәгә Беларусь Республикасыннан килгән делегация кайтты

Казан шәһәрендә узган масштаблы «Агроволга» күргәзмәсе дәвам итә. Бу мөһим чара кысаларында безнең Әтнә җиренә кунаклар – Беларусь Республикасыннан килгән делегация кайтты.

Делегация составында авыл хуҗалыгы һәм техника өлкәсендәге тәҗрибәле җитәкчеләр:
🔹Лютынский Владислав Валерьянович, ООО "Альгимед Техно" директоры;
🔹 Петрукович Сергей Андреевич, ООО "ТАКТФЕСТ" директоры;
🔹 Степаненко Руслан Игоревич, ОАО "Березовская машинно-технологическая станция" директоры.

Кунакларыбызны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Дамир Фирдәүс улы Миңнебаев һәм Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне тәэмин итүче вәкил Ильһам Миңнехан улы Кашапов озата йөрде.

Экскурсия программасы бик бай һәм мәгънәле булды. Максатыбыз – кунакларга районыбызның аграр потенциалын, заманча технологияләрне һәм бай мәдәни-рухи мирасыбызны күрсәтү иде.

Без бергәләп түбәндәге объектларда булдык:
- Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы. Яшь белгечләр әзерләүдәге уңышларыбыз, укыту процесслары белән таныштырдык. Беларусь белгечләре безнең кадрлар әзерләү системасын югары бәяләде.
- ҖАКХ "Таң" һәм ҖЧҖ "Тукай". Районыбызның алдынгы хуҗалыкларында эш процессы, агротехнологияләр һәм техника паркы белән уртаклаштык. Машинно-технология станциясе директоры Руслан Игоревич үзенең кыйммәтле тәкъдимнәрен һәм фикерләрен җиткерде.
Түбән Бәрәскә авылының Ак мәчете. Авыл хуҗалыгыннан тыш, кунакларыбызга рухи үзәкләребезне дә күрсәттек. Мәчетнең гүзәллеге һәм тарихы аларда зур кызыксыну уятты.
- Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры. Татарстанның иң беренче авыл театры буларак, безнең горурлыгыбыз! Кунакларга сәхнә сере, милли рухыбыз һәм мәдәниятебез белән танышу мөмкинлеге туды.
- Күлле Киме төп мәктәбе. Монда заманча зиһазландырылган авыл мәктәбен күрсәтү максаты белән беррәттән якташыбыз, шагыйрь Сибгат Хәким музее белән дә таныштырдык.

- Беларусь Республикасы – безнең ышанычлы һәм мөһим партнерыбыз. Мондый очрашулар ике як арасындагы дуслыкны, икътисади бәйләнешләрне тагын да ныгыта, яңа уртак проектлар өчен юл ача, – дип хәбәр уртаклашты Район башлыгы Рөстәм Хисамиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев