Әтнәләрне җәйге чыпчыклар исәбен алуга чакыралар
Агымдагы елның 27 июленнән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты битараф булмаган гражданнарны, табигать сөючеләрне, орнитологларны, шәһәр экосистемалары мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәрне, һәвәскәр орнитологларны, табигатьне саклау оешмалары активистларын һәм кыргый табигать фотографларын (16 яшьтән өлкәнрәк) Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуда катнашырга чакыра.
Йорт һәм кыр чыпчыкларын санауга юнәлдерелгән акция 8-16 август көннәрендә уза. Җәйге мониторинг кышкысыннан бик нык аерыла: кошлар инде бер куакта тыгыз көтү булып җыелмыйлар, ә таралалар, шуңа күрә аларны күрү җиңел түгел. Августка инде кошлар икешәр оя бала чыгарырга өлгерә һәм тирә-якта бөтен гаиләләре белән очып йөри. Бу вакытта белгечләр аберрант төсле затларны һәм гибридларны эзләүгә аерым игътибар бирәләр, чыпчык гаиләсе зураю белән аларны очрату мөмкинлеге берничә тапкырга арта. Моннан тыш, галимнәр кыр чыпчыкларының оя кору өчен шәһәр төзелеше эченә никадәр ерак үтеп керүләрен дә караячак.
Мондый исәпкә алулар мохитнең экологик торышын бәяләү өчен бик мөһим, чөнки күп кенә илләрдә, бигрәк тә Европада, чыпчыклар санының зур тизлек белән кимүе күзәтелә, аның сәбәпләре әлегә кадәр ачыкланмаган. Исәпкә алуны үткәрү тәртибе һәм мәгълүматларны җибәрү кагыйдәләре белән җентекләбрәк сайттан танышырга мөмкин. Барлык катнашучылар шәхси статистикасы булган исемле электрон сертификатлар алачак. Чагыштыру өчен: Татарстанда кышкы акциядә 401 кеше катнашкан алар 6948 чыпчык теркәгән. Бөгелмә, Буа районында, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Камада һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр ул вакытта аеруча актив катнашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев