Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автордан китапханәгә бүләк!

Китапханә өчен китаптан да зур бүләк була алмыйдыр, мөгаен.

Шушы көннәрдә китапханәбез тагын бер басмага баеды — районыбызның дәрәҗәле, олы хөрмәткә лаек шәхесе, актив китап укучыларыбызның берсе Мәхмүт абый Хәкимҗанов үзенең яңа гына басылып чыккан «Күңгәр мәчетенең нуры» исемле китабын бүләк итте.

Әлеге китапта, архив материалларына һәм замандашларыбыз истәлекләренә таянып, төрле елларда Күңгәр һәм тирә-юньдәге авыллар мәчетләрендәге дин әһелләренең ислам кануннары кушканча халыкка күрсәткән хезмәтләре чагыла.

Басмада динебез тыелган чорда да өзлексез, бик авыр шартларга да карамыйча, авылдашларына рухи яктан үсәргә ярдәм иткән хикмәтле муллалар турында да мәгълүмат тупланган.
Җирле тарихны яшь буынга тапшыруда бәяләп бетергесез зур хезмәт куйган Мәхмүт абыйга барлык әдәбият сөюче укучыларыбыз һәм китапханәчеләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Китапханәбез үзенең укучылары белән чын мәгънәсендә горурлана ала! 
«Күңгәр мәчетенең нуры» китабы китапханәбез киштәсендә лаеклы урын алып, һичшиксез үз укучысын табыр һәм укучыларыбыз аны яратып кабул итер дигән теләктә калабыз. Авторга яңадан-яңа иҗади уңышлар, исәнлек саулык, бәрәкәтле, озын гомер телибез!
Китап белән танышырга укучыларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев