Авылымның айлы кичләре
Гөлсинә Әхмәдуллина, Чембулат авылы.
Иген кыры чолгап алган
Авылыбыз чиклэрен,
Сабантуе очраштыра
Чит якларга киткәнен.
Чембулат авылында үткәрелгән сабантуе, балалар сабантуе гына тугел, ә олылар өчен дә чын бәйрәмгә әйләнде. Кайлардан гына килмәгәннәр, кемнәр генә юк биредә. Ике яшьлек бәбидән алып 86 яшьлек әбигә кадәр! Ә бәйрәмне оештыручы Камил Галләмовны аерым мактап узасыбыз килә. Нинди бәйрәм, күмәк эш булсын, нәкъ менә ул башлап, оештырып йөруче, авылыбызның данын кутәрүче.
Бәйрәм искиткеч матур, оешкан төстә җыр-биюләр, уен-көлкеләр белән үрелеп барды. Тамашада төрле авыллардан килгән үзешчән артистлар чыгыш ясаса, читтәрәк балаларны куандырып уеннар уйнатылды. Ул эшне укытучы Корбанова Чулпан апалары башкарды. Уенда катнашкан һәрбер бала бүләксез калмады.
Алып баручының: «Концертны Галләмова Зәлия - Камил Надил улының оныгы башлап жибәрә», - диюе тамашачыларны тагын да дәртләндереп җибәрде, җырчы кызчык алкышларга күмелде. Һәрбер артист үзенең чыгышын искитмәле итеп башкарды. Авыл халкы исеменнән, мәдәният хезмәткәрләренә, аларның җитәкчесе Алия Ринат кызына олы хөрмәтебезне белдерәбез. Телеңне йотарлык тәмле плов пешергән Солтан хәзрәт.
Үзенең эчтәлекле чыгышы белән Айрат Фәнил улы Каюмов бәйрәмне күркәмләндереп җибәрде.
Ул авылыбызның торышын, мәчетебездә азан тавышлары янгырап торуын, Камил абыйның ул эштә дә башлап йөрүен ассызыклап эйтте. Туган көннәре бүгенге бәйрәм көненә туры килгән юбилярларны котлап Әминә Сәлихова яраткан җырларын башкарды. Бәйрәмнән берәүнең дә кайтасы килмичә, алкышлар астында оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, тагын килүләрен теләп таралыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев